Нурлатта 20 иң лаеклыны сайладылар

2015 елның 22 мае, җомга
Бүген Нурлатта үткән праймеризда алдан эчке партия тавыш бирүендә исемлектәге 30 кандидатлыкка кандидат арасыннан 20 иң лаеклыны сайладылар.
Очрашуны праймериз өчен җаваплы Флюра Ногманова алып барды, анда район башлыгы Равил Кузюров, ТР Дәүләт Советы депутатлары Илгиз Салихов, Рәис Сөләйманов,  районга ТР Хөкүмәте тарафыннан беркетелгән Харис Мусин һәм башка рәсми затлар катнашты.  Кандидатларның 6сы үз программалары белән чыгыш ясадылар. Кайсы кандидатлар сайлаучыларда ышаныч тудырды - анысын яшерен тавыш бирү күрсәтәчәк. Хисап комиссиясе нәтиҗәләрне тавышларны санаганнансоң җиткерәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International