Нурлатлылар "Каравонга" бара

2015 елның 22 мае, җомга
Бу шимбәдә Лаеш районының Никольское авылында узачак “Каравон” рус фольклоры фестиваленә Россиянең төрле төбәкләреннән фольклор коллективлар җыелачак. 
Фестивальдә Нурлат районаннан 3 коллектив – “Ветеран” халык хоры (җитәкчесе – ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Тәлгать Бадыйгин), Иске Чаллы авылы мәдәният йортының “Лейся, песня!”, Мамык авылындагы “Нефтьче” мәдәният йортының “Сульчинка” ансамбльләре дә катнаша. Нурлатлылар фестиваль кунакларына җыр-биюләр, театрлаштырылган этник тамашалар тәкъдим итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International