Хуш, мәктәп!

2015 елның 22 мае, җомга

Соңгы кыңгырау, соңгы дәрес...
Бүген районның 330 унберенче, 578 тугызынчы сыйныф укучысы өчен мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлаячак. Мәгариф бүлеге мәгълүматларыннан күренгәнчә, быелгы чыгарылышларның  38е бик яхшы билгеләре белән аттестатка дәгъва кыла. Ә тугызынчылар арасында мондый аттестатка 60 укучы өмет тота.  Дөрес, болар әлегә якынча саннар гына.
– Бар да чыгарылыш имтиханнарыннан соң билгеле була, – диләр мәгариф бүлегендә.
Районның һәр мәктәбе актив чыгарылышларны, олимпиада, конкурслар призерларын, спортчыларны һәм башка алдынгыларны билгеләп үтәргә җыена. Тик менә бәйрәм көнне алар өчен бернинди күңел ачу чаралары булмаячак. Бу уңайдан район җитәкчелегенең махсус күрсәтмәсе бар.
Ә инде 25 майдан чыгарылышларны имтихан көтә. 18 июньгә кадәр барачак имтиханнарның төп дулкынында районда бер координацион пункт, шәһәрнең 3нче урта мәктәбендә эшләячәк. “Чыгарылышлар имтиханга үзләре белән рөхсәт ителгән әйберләрне генә алып керә алачак. Болар – паспорт, пропуск, ручка, линейка, транспортир ише ярдәмче әйберләр. Быелгы БДИда иреклеләрдән иң популяр фәннәр – физика һәм җәмгыять белеме. Димәк, чыгарылышларның күпчелеге быел да гуманитар факультетларга йөз тота”, –  ди БДИ буенча координатор Неля Гыйззәтуллина.
25 май – география, әдәбият
28 май – русс теле
1 июнь – математика (База)
4 июнь - математика (Профиль)
8 июнь – җәмгыять белеме, химия
11 июнь – чит телләр, физика
15 июнь – информатика, биология, тарих
17, 18 июнь – чит телләр


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International