Нурлатта мәгълүмати-консультацион төркем эшләде

2015 елның 21 мае, пәнҗешәмбе
Бүген Нурлат районының Мамык һәм Якушкино авылларында юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълүмати-консультацион төркем эшләде. Аның составында республиканың төрле министрлыкларыннан, федераль  ведомстволарыннан, район һәм шәһәр учреждениеләреннән вәкилләр бар иде. Кабул итү бер вакытта 17 өстәл  артында барды.
-Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге мондый күчмә консультацияләрне 2001нче елдан бирле оештыра, - ди төркем җитәкчесе Валентин Паймухин. – Быел гына да безнең төркем республиканың 7 районында булып 366 гражданга юридик ярдәм күрсәтергә өлгерде. Мондый күчмә консультацияләргә  авыл халкы арасында ихтыяҗ аеруча зур.
Мамык һәм Якушкино авыл җирлекләрендә юридик ярдәм алырга шул җирлекләрдән түгел, тирә-як авыллардан да гражданнар төрле сораулар белән килгәннәр иде. Юристлар әйтүенчә, район халкын  күбрәк җир һәм милек мөнәсәбәтләре, торак-коммуналь хуҗалык, юллар мәсьәләләре борчый икән.
Кабул итү белән бер вакытта шул ук авыл мәктәпләрендә “Хокук мәктәбе” лекторлары өлкән сыйныфлар өчен дәүләт һәм хокукларның барлыкка килүе һәм коррупциягә каршы эшчәнлек темасына лекцияләр үткәрделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International