Ветеран-юбиляр котлаулар кабул итә

2015 елның 13 мае, чәршәмбе
Бүген Иске Әлмәт авылында яшәүче Рәшит ага Гатин 90-яшьлек юбилее уңаеннан РФ Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Равил Кузюровның котлауларын кабул итте. Ветеранны олы юбилее белән район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова котлады.  
Иске Әлмәт авылы егете Рәшит Гатин фронтка 1943 елда алына. 16нчы Кызыл Йолдыз орденлы танк бригадасының Икенче, Өченче Балтыйк буе фронтлары частьларында сугыша. Эстония, Латвия, Литваларны азат итүдә катнаша, батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. 1945 елда Берлин янында барган сугышларда каты яралана. Германия, Украинаның Житомир шәһәрендә госпитальләрдә дәвалана һәм июль аенда демобизацияләнеп туган ягына кайтып төпләнә. Колхозда  баш бухгалтер, ревизия комиссиясе рәисе булып эшли. Аннан төрле эшләрдә була. 
23 яшендә авылның иң матур кызларыннан берсе Разия белән гаилә корып җибәрәләр, 8 бала үстереп олы тормыш юлына бастыралар. Кызганыч, бүген балаларының 3се вафат инде. 9 оныклары, 15 оныкаларына шөкерана итеп яшиләр Гатиннар. 
Озын гомерле булулары исә нәселдән дә киләдер, мөгаен.
- Әтием 90га кадәр яшәде, - ди Рәшит ага. – Аннан сәламәт яшәү рәвеше алып баруның да йогынтысы юк түгелдер. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International