Сезонның соңгы бәйгеләре тәмамланды

2015 елның 13 мае, чәршәмбе
Шул көннәрдә районда шахмат һәм шашка сезоны төгәлләнде.
Сезонның соңгы рәсми турниры исә Кубок өчен ярышлар булды. Быел анда, гадәттәгечә, уналты кеше көч сынашты. Һәм Кукбокны икенче ел рәттән Сергей Анисимов яулады. II урында – Иван Прокопьев.
Шәһәрнең шашка-шахмат клубы Җиңү бәйрәменә дә традицион турнирларын уздырдылар. Шахмат бәйгесендә җиңүче исеменә быелгы Кубок иясе Сергей Анисимов лаек булды. Григорий Ермолаев һәм Владислав Герасимов II–III урыннарны бүлештеләр.  Турнирда сигез кеше көч сынашты. Шул ук көнне узган шашка ярышларында да сигез спортчы үз көчен сынады. Нәтиҗәдә, район чемпионы Олег Павлов җиңү яулады. Сергей Зайцев һәм Рифкать Әюпов II-III урыннарны алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International