Чулпан егетен дөнья чемпионаты көтә

2015 елның 13 мае, чәршәмбе
Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең Чулпан-Елаур филиалы шәкерте Вилдан Сәетов билбау көрәше буенча дөнья чемпионатында катнашу хокукы яулады.
Апрель азагында Казанда билбау көрәше буенча Россия беренчелеге үтте. Әлеге турнирда Чулпан егете үз үлчәү категориясендә III урынны алуга иреште. “Вилданның бу уңышы аңа ел азагында булачак дөнья чемпионатында катнашу хокукы бирә”, – ди шәкерте өчен сөенеп ДЮСШ тренеры Расих Сәмигуллин. Башкалада узган Россия беренчелегендә исә илебезнең 20ләп төбәгеннән 200дән артык көрәшче бил алышкан. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International