Нурлаттагы балалар бакчасын төзү эшләре кызу бара

2015 елның 13 мае, чәршәмбе
Төньяк-Көнчыгыш микрорайондагы яңа балалар бакчасын төзү эшләре көннән-көн кызулана бара. Бүгенге көндә аның нигезе тулысынча корылган, цоколь һәм 1нче катлар төзелгән, хәзер 2нче катны төзү дәвам итә. Объектта 2 ташчылар биргадасы мәшгуль, алар 30ау. “ПИК+” җәмгыятенең участок начальнигы Рәмис Зәкиев әйтүенчә, срокларга сыешалар икән. Объект район һәм “ПИК+” ОООсы җитәкчелекләренең дә даими контрлендә тора. Бүген, 13 майда иртән биредә предприятие начальнигы Марат Саттаров булып китте. Аның әйтүенчә, кайбер эшләр параллель алып барыла. Мисал өчен, тышкы челтәрләрне – суүткәргечен, канализация, газ сузу эшләрен башлаганнар. Киләсе атнага блоклы котельня кора башлаячаклар һәм территорияне төзекләндерүгә алыначаклар. Ике атнадан фасадны тышлауга керешмәкчеләр. Июньгә электр сузу һәм эке эшләр планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International