Җиңү бәйрәме үтте, Сабантуйга әзерлек башланды

2015 елның 13 мае, чәршәмбе
Нурлатта Сабантуй бәйрәме 6 июньдә булачак. Бу хакта бүген, 13 майда район башлыгы Равил Кузюров уздырган атналык эшче киңәшмәдә әйтелде. 
Сабатнуй бәйрәмен уздыру турындагы кыскача планы турында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Әлфия Галәветдинова бәян итте. Быел милли бәйрәмне үткәргәндә театрлаштырылган һәм спорт мәйданчыкларының урыннарына кагылышлы үзгәрешләр турында да әйтте. Равил Кузюров исә Сабантуйны уздыру буенча үз тәкъдимнәрен кертте. Барлык төп вакыйгалар да бәйрәмнең үзәк мәйданчыгында узарга тиеш, диде ул. 
Киңәшмәдә күптән түгел булып узган Җиңүнең 70 еллыгы тантаналарына да нәтиҗәләр ясалды. Бу хакта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Нәгыйм Сафиуллин доклад белән чыкты. Ул бәйрәмгә әзерләнүгә һәм оештыруга үз өлешләрен керткән оешма-предприятиеләргә рәхмәт җиткерде, шунда ук үзләренә беркетелгән урамнарны бизәүгә салкын караган оешмалар да тәнкыйтьләп телгә алынды. Районда баручы санитар-экологик икеайлык барышы турында баш эколог Рөстәм Ногманов хисап тотты. Икеайлык дәвамында төрле дәрәҗәдәге өмәләрдә җәмгысе 7000нән артык кеше катнашкан. Катын көнкүреш калдыклары полигонына 5600 куб. метрдан артыграк чүп чыгарылган, 5 меңнән артык үсенте утыртылган. Район үзәк хастаханәсе баш табибы Рафаэль Йосыпов исә диспансерлаштыру барышы, халыкны флюорографик тикшерүләргә тукталды. Район башкарма комитетының махсус карары нигезендә, якын көннәрдә авыл халкы өчен график буенча күчмә флюорографик тикшерү үз эшен башлаячак, диде. 
Киңәшмәдә күтәрелгән төп мәсьәләләрдән тыш, Равил Кузюров янгын куркынычсызлыгы чоры турында искә төшерде, шулай ук легаль булмаган алкоголь продукциясенә бәйле вәзгыятькә дә тукталды. 
Соңыннан берничә оешма-учреждение җитәкчеләренә тармак бүләкләре тапшырылды. Территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе Рәзинә Хисаметдинова ТР Министрлар Кабинетының Мактау грамотасына лаек булды. “Коммунальник” ТСЖсы рәисе Марат Хәмидуллинга – Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрылыгының Мактау грамотасы, әлеге ширкәтнең баш бухгалтеры Лидия Сергеевага һәм җылылык челтәрләре предприятиесе җитәкчесе Рамил Шараповка шул ук Министрлыкның Рәхмәт хаты, районның Ветераннар Советына Татарстан ветераннарының (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы Мактау грамотасы тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International