Алда торган бәйрәмнәр имин һәм бәла-казаларсыз үтәргә тиеш–бүген, 29 апрельдә Нурлат муниципаль районы террорчылыкка каршы комиссиясенең утырышында бу фикер кызыл җеп буларак үтте.
Комиссия рәисе, район башлыгы Равил Кузюров бәйрәмнәрне куркынычсыз үткәрүгә әзерлек турындагы чыгышларны бик игътибар белән тыңлады. Россия МВДсының Нурлат районы буенча бүлеге полиция начальнигы Хафиз Нургатин бүгенге көндә оператив хәл тотрыклы дип бәяләсә дә бәйрәм чорына көч структурасының аерым ныклы әзерлек күрүен белдерде. Резерв булдырылган, кичекмәстән эш итү төркеме көчәйтелгән, социаль куркыныч катлам кешеләре, аерата мөһимлектәге объектлар тикшерелә.
–Бәйрәм көннәрендә ЮХИДИ линиясе буенча республикадан өстәмә көчләр кайгыртырга кирәк,–диде район башлыгы билгеләнгән чаралар планына кертергә кушып. Районның мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә дә, куркынычсызлык темасы һәрдаим күз угында торса да, бәйрәм чорында уяулык көчәйтеләчәк, диделәр чыгыш ясаучы Эльмира Шагаева һәм Гүзәл Сәмәрханова. Бу хакта аерым приказ чыгарылган, семинарлар үткәрелгән, тәүлек әйләнәсе деҗурлык оештыру, мәгариф учреҗдениеләренә турникетлар аша гына керү, тревога сигналы кнопкалары– бар да иминлеккә хезмәт итәргә тиеш. Соңыннан чыгыш ясаган куркынычсызлык буенча федераль службаның ТР буенча идарәсе хезмәткәре Ирек Незеев:
– Нурлат районында күптән түгел штаб өйрәнүләренең уңышлы үтүе районда иминлек мәсьәләсенә игътибар нык бирелүен күрсәтте. Бәйрәм көннәрендә дә шундый ук җаваплылык булсын иде,–дип мөрәҗәгать итте. Авыл жирлекләрендә һәм оешма-предприятиеләрдә иминлек паспортларын тулыландырырга кирәклеген дә искәртте.
Сөйләшүгә йомгакны район башлыгы Равил Кузюров ясады.
–Алда бәйрәмнәр күп, аларның тиешле югарылыкта үтүенә бернинди комачаулык булмаска тиеш,–диде ул җаваплылыкка чакырып.