“Кояшкай” балалар бакчасында юл кагыйдәләрен өйрәнәләр

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе
Кичә, 28 нче апрель көнне, “Кояшкай ”балалар бакчасында зур чара үтте. Бакчабызга кунакка ата-аналар чакырылган иде. Чарабызның төп максаты –  мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән юл кагыйдәләре белемнәрен  ныгыту, киләсе яллар, каникуллар алдыннан сабыйлар һәм ата-аналар  арасында  бәхетсезлек очракларын кисәтү.  Чарабызның беренче өлеше шигырьләр, җырлар, инсценировкалар белән үрелеп барылса,  икенче өлешендә ата-аналар өчен аерым биремнәр әзерләнгән иде, алар да балаларга үз киңәшләрен бирделәр, төрле ситуацияләрдә үз-үзеңне  ничек дөрес тотарга кирәклеге турында фикерләр алыштылар. Чарабызның азагында ата-аналарга  белешмәлекләр  тапшырылды һәм куркынычсызлык кагыйдәләре дәфтәренә имзалар куелды.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International