Балалар сәнгать мәктәбе укучыларының концерты тулы аншлаг белән узды

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе
Кичә Мәдәният сараенда Нурлатның балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучыларының зур хисап концерты тулы зал һәм көчле алкышлар астында үтте. Быел үзенең ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтүче сәнгать мәктәбе коллективы хисап концертын Җиңүнең 70 еллыгына багышлады. Анда мәктәпнең Халыкара, Бөтенроссия, регионара бәйгеләре җиңүчеләре чыгыш ясады, мәктәп җитәкчелеге аларга бүләкләр дә әзерләгән иде.  Оркестр, музыка уен коралларында уйнаучыларның аерым номерларыннан башланып киткән концерт вокал һәм хореография коллективлары, нәфис сүз осталарының чыгышлары белән дәвам итте. Классик, халык музыкасы, заманча көйләр һәм биюләр дә кергән өч сәгатькә якынлык программаны тамашачылар бер тында кабул иттеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International