Югары Нурлатта обелиск яңартыла

2015 елның 28 апреле, сишәмбе
Югары Нурлат микрорайонындагы 30 ел ремонт күрмәгән Билгесез солдат обелискы  9 май – Җиңү бәйрәменә яңартыла. Биредә Нурлат УТТсы хезмәткәрләре 10 көн дәвамында ремонт эшләре алып бара. Обелиск реставрацияләнгән, хәзер аның аскы өлешенә плитә түшәү һәм керү юлын ясау эшләре бара. Моннан тыш, бәйрәмгә кадәр  обелиск урнашкан мәдәният йорты бакчасына туфрак түшәү, агачлар утырту эшләре дә башкарылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International