Нурлатта Бердәм түләүсез юридик ярдәм көне узды

2015 елның 28 апреле, сишәмбе
Бүген, 28 апрельдә, шәһәр Мәдәният сараенда Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның гаилә әгъзаларына Бердәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде. Иртәнге 10 сәгатьтән алып көндезе 2гә кадәр   ТР буенча картография һәм кадастрны дәүләт теркәве Федераль службасы Идарәсенең Нурлат бүлеге, Пенсия фонды, Роспотребнадзор, Социаль яклау идарәләре, район башкарма комитетының юридик, төзелеш һәм ТХК бүлекләре, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы хезмәткәрләре һәм адвокатлар әлеге категория гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәттеләр. Бу көнне  барлыгы 5 кеше үзләренең сорауларына җаваплар алдылар.
Шәһәрнең Вахитов урамы 10нчы йортта яшәүче Эльза Ибраһимованы бирегә ОДН проблемасы алып килгән.  Ә Якушкино авылында яшәүче Лидия Ермилова бүген бирегә кайнатасы, Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Ермилов каберенә һәйкәл кую мәсьәләсен хәл итәргә дип килгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International