6 учреждение бер түбә астында булачак

2015 елның 28 апреле, сишәмбе
Югары Нурлат микрорайонында балалар бакчасын, башлангыч мәктәпне, ФАП, музей һәм спортзалны, ТОСны  бер түбә астына алган объект 10 июльгә үз ишекләрен ачачак. Бүген, 28 апрельдә район башлыгы Равил Кузюров әлеге бъектта булып ремонт эшләре белән танышты.
1985 елда типовой проект буенча 320 балага исәпләнеп төзелгән мәктәп бинасында узган елның октябрь аеннан бирле “Престиж-строй” җәмгыяте хезмәткәрләре капиталь ремонт эшләре алып барала. Бүген биредә тәрәзәләр, идәннәр алмаштырылган, отмосткалар, җылык, канализация, электр системалары яңартылган. Хәзер ишекләр кую һәм отделка эшләре калып бара.
Равил Әфраимович капиталь  ремонт эшләреннән канәгать булуын әйтеп әлеге объектны ачуны авыл бәйрәме итеп үткәрергә тәкъдим итте. 4 ел дәвамында мәктәпсез яшәгән микрорайонда киләсе уку елында башлангыч мәктәптә 7 бала укырга теләк белдергән. Моннан тыш, балалар бакчасына йөрүче 29 балага барлык таләпләргә туры килгән яңа балалар бакчасы да үз ишеген ачачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International