“Салават күпере – Радуга” нурлатлыларга уңыш китерде

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе
Узган шимбәдә Яшел Үзәндә узган “Салават күпере – Радуга” балалар – үсмерләр милли мәдәниятенең өченче Республика фестивалендә   “Эсперансо” (җитәкчесе Ольга Ильина), “Дети солнца” (Динара Хәсәнова), “Незабудки” (Надежда Хворостьева) хореография төркемнәре, “Нәфис сүз” номинациясендә балалар иҗаты үзәгеннән Раяна Шәкүрова уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Фестивальдә Балалар иҗаты үзәгендә Әлфирә Карымова кул  астында шөгыльләнүчеләрнең  декоратив – гамәли иҗат эшләре дә тәкъдим ителде.  Фестивальне оештыручылар – ТР Мәдәният министрлыгы, Татарстан халыклары Ассамблеясе, Халыклар дуслыгы йорты район башлыгы Равил Кузюров һәм район башкарма комитетының социаль – мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Әлфия Галәветдинованы да Рәхмәт хатлары белән билгеләп үткәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International