Нурлатта "Нурлы як" иҗат берләшмәсенең шигрыять кичәсе үтте

2015 елның 17 апреле, җомга

Бүген Нурлатның мәдәният сараенда "Дуслык" район газетасы каршында  20 елдан артыграк эшләп килүче "Нурлы як" иҗат берләшмәсенең шигрыять кичәсе үтте. Ул җирле шагыйрьләрнең иҗатларын берләштергән ихлас чара булып узды. Шунда ук берләшмәнең җитәкчесе, шагыйрә, район газетасы баш мөхәррире Сәкинә Хәйруллинаның чираттагы "Яшерәсе серем юк сездән" шигырьләр җыентыгын тәкъдир итү булды. Авторны һәм барлык шагыйрьләрне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Әлфия Галәветдинова район башлыгы исеменнән котлап, теләкләрен җиткерде. Бу хакта тулырак "Дуслык"ның чираттагы номерыннан укыгыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International