Ишегалдында - тәртип

2015 елның 17 апреле, җомга
Ишегалдында - тәртип
 “Коммунальник” торак-коммуналь ширкәтенә караган К.Маркс урамының 6нчы һәм Гагарин урамының 14нче йортларында яшәүчеләр шимбәне көтеп тормадылар, пәнҗешәмбе көнне кичке якта  өмәгә җыелыштылар. Торак-коммуналь ширкәте җитәкчелеге эш коралларын да кайгырткан, шуңа да бернинди тоткарлык та булмады, эштән кайткан һәркем тиз генә өмәчеләргә кушылды. Күмәк эш тиз үрчи, бергәләшеп тырыша торгач күпкатлы йорт территорияләре дә, каршыдагы  балалар мәйданчыгы да иске яфраклар, чүпләрдән арындырылды. Шунда ук бер төркем ир-егетләр агач үсентеләре утыртты, алар яфракланганчы шунда яшәүчеләр үзләре  су сибеп торырга да килештеләр. Шунысы сөенечле, пенсионерлар, өлкәннәр белән бергә өмәгә  шул йортларда яшәүче балалар да актив кушылды һәм күмәк хезмәт кешеләрне берләштерүче күңелле чарага әверелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International