Нурлат игелек атнасына кушыла

2015 елның 17 апреле, җомга

“Президент белән бергә” республика иҗтимагый хәрәкәте форумында игълан ителгән “Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы” ирекле акциясе  20–27 апрельдә үтәчәк.

Атналык безнең районда да киң эчтәлекле булып, төрле юнәлешләрдә игелекле гамәлләр белән үтәргә тиеш – бүген, 17 апрельдә, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Әлфия Галәветдинова оештыру утырышында шундый таләпне җиткерде. Утырышта һәр тармак акция барышында башкарасы эш планнары белән уртаклашты, кызыклы фикерләр җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International