Үсентеләрне әзерләделәр дә, утырттылар да

2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе
2нче мәктәп укучылары агачлар утырту сезонын Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә истәлек аллеясе салудан башладылар.
Кайчандыр бу мәктәп зур тирәкләр белән томаланып тора иде. Вакыт узу белән агачлар картайды, кипте һәм аларны кисеп алырга туры килде. Һәм, ниһаять, әлеге урында тиздән янә агачлар шаулый башлар, мөгаен. Бу эшкә укучылар алынды, алар районның табигатьне саклау инспекторы Рөстәм Ногманов инициативасы белән үсентеләрне дә үзләре әзерләде.
–    Без Җиңүнең 70 еллыгына аллея салабыз, – ди экологик түгәрәк җитәкчесе Елена Сидорова. –  Парклар һәм скверлар елында символик гамәл бу. Бүген 13 үсенте утыртабыз, укучылар исә 90лап үсенте әзерләде, алар артык  булмаячак, таратачакбыз.
8Б сыйныф укучылары тырышып чокырлар казыды, ә аннан 7Б сыйныфы үсентеләрне утыртты, су сиптеләр. “Бу райондагы баш эколог проектының гамәли өлеше”, – диде 8А сыйныфы укучысы Данил Галкин. Ул сыйныфташы Регина Лисюкова белән “Нурлатны шәһәр-бакчага әверелдерик” проекты өстендә эшли. “Шәһәребездә яхшы экология булуын, күп яшел үсентеләр үсеп утыруын телибез. Шуңа күрә барлык нурлатлыларны да акциябездә катнашырга чакырабыз”, – диләр балалар. Рөстәм Ногманов әйтүенчә, 3нче мәктәптә дә шундый проект гамәлгә ашырыла икән, анда да укучылар үсентеләрне үзләре әзерләде.
–    Алар белән үсентеләрне 25 апрель, агач утырту көнендә утыртачакбыз, – диде эколог һәм үсентеләр булдыру проектының дәвам итүен дә әйтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International