Нурлат мәшгульлек үзәге бәйгеләр игълан итте

2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе
“Минем булачак һөнәрем” - Нурлат халкының мәшгульлеге үзәге эшче һәм инженер һөнәрләрне популярлаштыру максатыннан игълан иткән шул исемдәге район бәйгеләрендә төрле яшьтәге балалар катнаша ала. Мәсәлән, 6-7 яшьлек сабыйлар һәм 1-5 сыйныф укучылары өчен рәсемнәр бәйгеләре старт алды. Ә 6–10 сыйныф укучылары үз көчләрен  иншалар бәйгесендә сынап карый ала.
-    Бәйгеләр балаларга булачак һөнәрләрен уйлап сайларга, эшче һәм инженер һөнәрләренең дәрәҗәсен күтәрергә,  төрле һөнәр ияләренә һәм хезмәт династияләренә карата хөрмәт тәрбияләргә булышыр дип уйлыйбыз. Җиңүчеләрне бүләкләү каралган, - ди үзәк директоры Лилия Шакирова һәм барлык укучыларны да бәйгеләрдә катнашырга чакыра. Үзәктә эшләрне  30 апрельгә кадәр кабул итәчәкләр. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International