Равил Кузюров “Шифа” сәүдә үзәгенең ялитү-күңел ачу комплексы белән танышты

2015 елның 6 апреле, дүшәмбе
Бүген,  6 апрельдә район башлыгы Равил Кузюров “Шифа” компанияләр төркеме генераль директоры Сирин Бәдретдинов озатуында “Шифа” сәүдә үзәгендә булды.
Биредә ул сәүдә үзәгендә март азагында ачылган күңел ачу комплексын карады. Равил Әфраимович нурлатлылар һәм шәһәр кунаклары өчен кинотеатр, спорт клубы һәм балалар өчен күңел ачу бүлмәсен, кафены үз эченә алган ял итү-күңел ачу комплексыннан канәгать калды. Тренажер залына бәяләрнең кулайлыгына да гаҗәпләнде. Визиты азагында Равил Кузюров һәм Сирин Бәдретдинов сәүдә комплексының алга таба үсеш перспективалар турында сөйләштеләр. Район башлыгы фреш-маркеттагы социаль әһәмияттәге товарларга бәяләр белән дә кызыксынды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International