Нурлатның үзәк китапханәсеннән Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романы “юкка чыккан”

2015 елның 6 апреле, дүшәмбе
Бу көннәрдә җирлекара китапханәгә “Ак чәчәкләр”не сорап килүчеләр күп. Әмма китапханәчеләр аларны кире борырга мәҗбүр, чөнки китапларның барысы да кулда.  Китапханәчеләр әйтүенчә, укучылар арасында романга ихтыяҗ арту язучының әлеге әсәре дөнья күрүгә 50 ел тулу уңаеннан “Ак чәчәкләр” телевизион сериалы төшерелү белән бәйле. Сериал республиканың матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе тарафыннан төшерелгән. 5 апрель көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә сериалны тәкъдир итү кичәсе дә үтте.
Билгеле булганча, “Ак чәчәкләр” татар романнары арасында иң зур популярлык казанган романнарның берсе. Аның гомуми тиражы 5 млн. данәдән артып киткән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International