Нурлат районы башлыгы Равил Кузюров Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлады

2015 елның 4 апреле, шимбә
Бүген, 4 апрель көнне, район башлыгы Равил Кузюров Бөек Ватан сугышы ветераннары Хәлиулла Кәлимуллин, Ирек Алишев,  Габделхәй һәм  Сәрвәрия  Яһудиннар гаиләләрендә булып, юбилей бүләк җыелмалары тапшырды. Район башлыгы ветераннарның тормышлары, көнкүрешләре белән кызыксынды, Бөек Җиңүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.  Өлкән яшьтә булуларына карамастан, ветераннар ил һәм район вакыйгаларыннан хәбәрдар булып, көн сулышын тоеп яшиләр һәм Жиңүнең 70 еллыгы уңаеннан районда үтәчәк чараларда да бик теләп  катнашачакбыз, дип вәгъдә иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International