Нурлат бердәмросслары “Ветеран өчен канәфер” акциясе игълан итте

2015 елның 3 апреле, җомга
“Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе игълан иткән әлеге акция 9 май - Җиңү бәйрәмендә һәр сугыш ветеранына кулдан ясалган канәферләр бүләк итүне күздә тота. Акциядә балалар бакчалары, мәктәпләр, кул эшләре осталары катнашып, ветераннар өчен төрле материаллардан  канәфер чәчәкләре ясаячаклар. Чын күңелдән ясалган кызыл чәчәкләр Җиңү каһарманнары өчен кадерле бүләк, ә акция яшь буында патриотлык хисләре тәрбияләүче чара булачак, диләр бердәмросслар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International