Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Нурлат муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Башлыгы, Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Советы рәисе
Район тарихы
Шәһәр картасы
Район картасы
Сайт картасы
Илкүләм проектлар
Җирле идарә органнары
Сайтка ярдәм
Бәйрәмнәр
Авыл җирлекләре
Символика
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Тематик бүлекләр
Муниципаль заказ
Коррупциягә каршы көрәш
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Эшчәнлек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Комиссияләр
Муниципаль контроль
Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча ТР Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый Совет
Иҗтимагый совет
Тикшерүләр планы һәм нәтиҗәләре
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Программа, проект, конкурслар
Район хезмәт күрсәтү оешмалары
Электрон хезмәтләр
Сайт архивы
Профсоюз тормышы
Документлар
Нурлат муниципаль районында хәрби исәпкә алу
Район һәм авыл җирлекләре муниципаль милке объектлары турында мәгълүмат
Бюджет үтәлеше
Комиссияләр, оешмалар
Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актлары
Сайлаулар уздыру өчен бермандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Шәхси мәгълүматлар
Җирле үзидарә органнарының мәгълүмат бирү тәртибе
Саклау зоналары буенча карарлар
«Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Район авыл җирлекләренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Җәмәгать тыңлаулары
Хезмәткәрләрнең саны һәм хезмәт өчен түләү турында белешмәләр
Шартнамә
Типик этика кодексы
Район һәм шәһәр уставлары
Муниципаль-хосусый партнерлык
Гадәттән тыш хәлләр буенча карарлар
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Видеогаллерея
Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы "Дуслык" газетасы
Нурлат ТВ
ММЧ өчен мәгълүмат
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Еш бирелә торган сораулар
Түләүсез юридик ярдәм
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Мөрәҗәгатьләр анализы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча эш тәртибен җайга сала торган норматив хокукый актлар
Мөрәҗәгать, гаризаларның билгеләнгән формасы
Элемтә өчен мәгълүмат
Муниципаль районнар
Нурлат муниципаль районы
Инвесторлар Нурлатны сайлый
2015 елның 3 апреле, җомга
Районда төрле милек формасындагы 10лап мәйданчык тулы инфраструктурага ия. Һәм хәзер кызыксынган яклар белән конструктив хезмәттәшлекне максималь нәтиҗәле итеп төзү буенча эш җәелдерелгән.
Икътисадый кризис булуга карамастан, безнең район яши һәм үсә, дип әйтергә була. Күптән түгел генә иске шиннарны кабат эшкәртү һәм утильләштерү буенча цех эшли башлады. “Респект СП”да таушалган резинага куланылыш табылу белән беррәттән 18 кешегә эш урыны да булдырылды. Инвестицияләр җәлеп итү исә – район җитәкчелеге бу юнәлештә эшләүне үзенең төп бурычларыннан саный – төрле өлкәләрдә тулаем җитештерү ачарга мөмкинлек бирәчәк. Мәсәлән, быел шәһәрдә 10 млн. сумлык инвестиция хисабына тәүлегенә 40 кубометр газопенобетон җитештерү буенча цех эшләтеп җибәрү күздә тотыла. “Престижстрой” предприятиесе бу төзелеш материалын ясау өчен җиһазларын да сатып алган инде.
- Хәзер сынап карау өчен һава торышының җайлануын көтәбез, - ди аның җитәкчесе Рәфис Шәмсуров.
Нурлатның потенциалы инвесторларны җәлеп итәрлек. Февраль азагында Төркия делегациясенең яңа сәнәгый мәйданчыкларны өйрәнү һәм аларга инвестицияләр кертү максатыннан Нурлатка визиты да шул хакта сөйли. Мәсәлән, Төрнәс спирт заводында Төркия кунаклары складлар, бөртек саклагычлар, җайланмаларның эш хәлендә булуына игътибар иттеләр. Әлбәттә, аларны район башлыгының эшне башлаганда ташламалы шартлар тәкъдим итүе дә кызыксындырды. Хәзер 4 инвестор әлеге мәйданчыкны үз җитештерүләрен үстерү өчен вариант буларак карый. Инвесторларның инвестицияләрен Нурлат районына кертергә җыенулары барыннан да элек аларның Татарстанга һәм аның лидерына ышанычы турында сөйли. Чөнки илдәге катлаулы икътисадый шартларга да карамастан, Рөстәм Миннехановның стратегиясе республикага инвестицияләр җәлеп итүгә юнәлтелгән.Бу юнәлештәге заманча эш формаларын Нурлатта беренче көннәреннән үк район башлыгы Равил Кузюров та куллана башлады. Чөнки инвестицияләр җәлеп итү халыкның яшәү дәрәҗәсен, муллыгын, җирлекнең инфраструктурасын яхшырту белән бергә социаль мәсьәләләрне хәл итү, яңа эш урыннары булдыру да.
2014 ел нәтиҗәләре буенча, инвестицияләр күләме 15,8 млрд. сум тәшкил иткән. Әлбәттә, монда нефтьчеләр лидер булып тора, чөнки инвестицияләрнең 60 проценты нефть чыгару тармагына җәлеп ителгән. Бу юнәлештә эш дәвам итә. Мәсәлән, “Татнефтепром-Зүзәйнефть” базасындагы “Сервис хезмәтләре үзәге” сервис компаниясе 200 млн. сумлык инвестицияләр хисабына бу елның июлендә батырма насос җайланмаларын ремонтлау буенча цехны эшләтеп җибәрергә җыена. Саннар теленә күчереп әйтсәк, иң эре инвестицияләр “Нурлатнефть” НГДУсы – 1,5 млрд. сум, “Татнефтепром-Зүзәйнефть” – 636,4 млн. сум, “Татнефтеотдача” – 950 млн. сумнар тирәсе һәм башка эре предприятиеләргә туры килә.
Район җитәкчелегенең тугандаш Җәйһан шәһәрендәге компания белән кирпеч заводы һәм авыл хуҗалыгы техникасы җыю буенча цех төзү буенча да билгеле бер килешүе бар. Район Советының йомгаклау сессиясендә район башлыгы Равил Кузюров бу юнәлештә эшнең инде башлануын хәбәр итте, инвестицияләрнең фаразланган суммасы 1,5 млрд. сум тәшкил итә, 13 гектарлы территориядә сәнәгать паркы төзү буенча эш алып барыла. Беренче резидентлар белән билгеле бер килешүләр дә бар инде. “Нурлат деликатеслары” ит комбинатында да ремонт эшләре һәм җайланмалар урнаштыру төгәлләнү ягында. Биредә тәүлегенә бер тонна казылык әйберләре һәм ярты тонна ит ярымфабрикатлары җитештерү күздә тотыла. Әлбәттә, яңа җитештерү мәйданчыгы эш урыннары булдыру ягыннан да мөһим, ит комбинатында 45ләп кеше эшләр дип фаразлана. Аграр техникум базасында 2016 елдан эшли башлаячак ресурс үзәге дә үзенә күрә инвестицияләрне кадрларга салу һәм ул киләчәкнең җитди бурычларын хәл итәргә булышачак.
Нурлатка җәлеп ителгән инвестицияләр – безнең имин киләчәгебез һәм тормыш дәрәҗәсен үстерүгә зур өлеш. Һәм нурлатлылар район җитәкчелеге алып барган сәясәтнең Нурлатның инвестиция капиталын район үсешенә ныклы нигез итәсенә ышаналар.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
май, 2026 ел
5 майда Нурлатта һава торышы
Сишәмбе, 5 майда, Нурлатта алмашынучан болытлы һава торышы көтелә
«2026 елның иң яхшы эшмәкәре» муниципаль конкурсы
Гаризалар 2026 елның 1-18 маеннан район Башкарма комитетының икътисад бүлегендә (каб. 47) яисә электрон адресы буенча кабул ителә
Прокуратура хәбәр итә
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы терлек калдыклары белән эш итү өлкәсендәге законнарның үтәлешен тикшерде
3
май, 2026 ел
Югары Нурлат халкы шимбә өмәсе ясап авылда зиратны тәртипкә китерде
Зират территориясен җыештыру иҗтимагый инициативасы дистәләгән кешене берләштерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз