Нурлатлылар турнирда бер дистә медаль яуладылар

2015 елның 18 марты, чәршәмбе
14-15 мартта Бөгелмә шәһәрендә кикбоксинг буенча тренерлар М.Әхмәтшин һәм Ф.Хәйруллин истәлекләренә республика турниры үтте. Анда Нурлат балалар-үсмерләр спорт мәктәбе шәкертләре дә уңышлы чыгыш ясап кайттылар. 
“Турнирга унөч спортчы алып барган идек, шуларның унысы призлы урыннар яулады”, – дип шатлыкларын уртаклашлы ДЮСШ тренеры Евгений Казаев. Шул рәвешле, Ильяс Хөснетдинов, Данил Морозов, Булат Шәйдуллин, Булат Шәфыйков һәм Илназ Гыйләҗев җиңүче исемнәре яуладылар. Марат Баймурзин, Данил Бикинеев, Рөстәм Сөләйманов һәм Булат Яруллин – II, Тимур Шәфыйков III урыннар белән кайттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International