14 мартта Самара өлкәсенең Шентала районында “Шентала чаңгы юллары” ярышлары үтте.
– Әлеге ярышлар ел саен уздырыла, ул Самара өлкәсенең массакүләм чаңгы узышлары статусын йөртә, – ди ДЮСШ тренеры Иван Белов. – Анда безнең район чаңгычылары да еш катнаша. Быел да күпсанлы көчле спортчылар арасында матур нәтиҗәләр белән кайта алдык.
Шул рәвешле, “Шентала чаңгы юллары”ннан Радик Ибраһимов, Виталий Герасимов, Вячеслав Янилкин, Петр Казаков җиңүче исемнәре яулап кайттылар. Монна тыш, Дарья Белова, Виктор Белов – II, Кристина Белова, Виталий Кашкаров, Валерий Трофимов III урыннар алдылар.