Министр кабул итте

2015 елның 18 марты, чәршәмбе
Кичә, 17 мартта, ТРның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау буенча министры Эльмира Зарипова видеорежимда  гражданнарны кабул итү үткәрде. Бу көнне министрга 7 нурлатлы үз гозерен җиткергән.
– Министрга социаль хезмәтләргә яңа тарифлар, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына социаль ярдәм, мәшгуләлек һәм балалар бакчаларына компенсацияләр алуга бәйле сораулар бирелде, - диде Социаль яклау идарәсе начальнигы Ирина Афанасьева. – Барлык мөрәҗәгать итүчеләр министрның консультацияләрен алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International