Район укучылары арасында “IT-чемпион” старт ала

2015 елның 18 марты, чәршәмбе
Бүген, 18 марттан, район мәктәпләрендә “IT-чемпион” III республика конкурсы старт алды. 
– Быел конкурс “Иң актив укучы” һәм “Иң актив мәктәп” номинацияләрендә узачак, - ди “Мәгариф идарәсе” МКУсы методисты Рузилә Гатина. – Беренче номинация ике этапта үтәчәк: 18 марттан 31 июльгәчә һәм 1 августтан 30 ноябрьгәчә. Икенче номинация бер этапта: 18 марттан – 30 ноябрьгә кадәр барачак. “Иң актив укучы” номинациясендә өч җиңүче планшет компьютерлары белән бүләкләнсә,  муниципалитетның иң актив мәктәбе интерактив җиһазга ия булачак. Шунысын да әйтергә кирәк, 2013 елда әлеге конкурста районның 11 укучысы планшетка, ә 2014 елда 6 бала ноутбукка ия булган иде инде. Узган ел мәгариф учреждениеләре арасында Елаур урта мәктәбе интерактив җиһаз белән бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International