Тукайга багышлап

2015 елның 17 марты, сишәмбе
Габдулла Тукайның туган көненә җирлекара үзәк китапханә нурлатлылар арасында интернет-викторина игълан итә. 
20марттан 20 апрельгәчә барачак викторинада шагыйрьнең тормышы һәм иҗатына кагылышлы 20 сорауга җавап бирәсе. Викторинаның нигезләмәсе һәм биремнәре белән китапханә сайтында танышырга мөмкин. Нәтиҗәләр 26 апрельдә Татарстанда Туган тел көнендә билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International