Нурлатта тагы 91 кешегә юбилей медале тапшырылды

2015 елның 17 марты, сишәмбе
Бүген, 17 мартта, шәһәрдә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә юбилей  медальләре тапшыру тантанасы тимер юлчылар бистәсендә, 8нче урта мәктәптә узды.  Бүген әлеге лаеклы бүләкләрне 91 кеше  алды. 
Район башлыгы урынбасары Флюра Ногъманова Бөек Ватан сугышы ветераны Борхан Галәутдинов, блокадачы Игорь Ивлев һәм ветеран толлары, тыл хезмәтчәннәре адресына котлау теләкләрен җиткерде. Юбилей медальләре тапшыруга багышланган тантанага мәктәп укучылары җылы эчтәлектәге концерт программасы да әзерләгән иде.  Тантаналарның чираттагысы – шәһәрнең нефтьчеләр бистәсендә, шәһәрнең 4нче мәктәбендә иртәгә узачак. Бу көнне барлыгы 38 өлкән яшьтәге кешегә юбилей медальләре тапшыру планлаштырыла. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International