Нурлатлыларны ТР Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов кабул итте

2015 елның 17 марты, сишәмбе
Бүген   Мәдәният сараенда 11 нурлатлыны төрле шәхси сораулары буенча “Бердәм Россия”нең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә  ТР Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов кабул итте. Мөрәҗәгать итүчеләрне эшкә урнашу, пай җирләре, йорт салу өчен участок алу, мирас  кебек шәхсиләре дә, авыл янындагы буаны  чистарттыруга кагылышлы уртак  характердагылары да бар иде. Рәис Сөләйманов һәр мөрәҗәгать итүчене игътибар белән тыңлап, алга таба карарга ышандырып кына калмады, кайбер мәсьәләләрне урында ук хәл дә итте. 
Нурлатта Рәис Сөләймановның кабул итүләре даими,  һәр айның өченче сишәмбесендә  уза.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International