Тәрбияләнүчеләргә – котлаулар, эшләүчеләргә – чаңгылар

2015 елның 20 феврале, җомга

Бүген – котлаулар, бәйрәм концерты, 23 февральдә – бәйрәм табыны.

Нурлат картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр өчен Ватанны саклаучылар көне уңаеннан чаралар планы күптән әзер инде. Интернат җитәкчелеге биредә эшләүчеләр өчен дә бәйрәмне истә калырлык итәргә ниятләгән: 23 февраль көнне алар тулаем коллектив белән  табигать кочагына чаңгы шуарга чыгарга уйлыйлар. Сәламәт яшәү рәвешен биредә эшләүчеләр күптәннән үз итәләр, ә коллектив белән ял итү шуңа өстәп әле яхшы кәеф, бердәмлек кебек сыйфатларны да ныгыта бит!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International