Юридик ярдәмне бушлай да алырга була

2014 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе
Юридик ярдәмне бушлай да алырга була
“РФда түләүсез юридик ярдәм турында” федераль һәм ТРның “Татарстанда гражданнарга  түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турындагы”   Законнары нигезендә, түләүсез юридик ярдәм дәүләт системасы нигезендә  юридик ярдәмнең барлык төрләрен түләүсез алырга хокуклы гражданнарның 11 категориясе билгеләнгән. Бүгенге көндә республикада 155 адвокат түләүсез юридик ярдәм системасында катнаша. Аларның исемлеге “Интертат.ру” электрон газетасы сайтында һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы  һәм Нурлат муниципаль районының рәсми сайтларында урнаштырылган. 
ТР Юстиция министрлыгында атна саен чәршәмбе көннәрендә иртәнге 9дан 11гә кадәр республикада түләүсез юридик ярдәм күрсәтү тәртибе мәсьәләләре буенча “кайнар линия” эшли, аның номеры – (843) 223–02–13.
Нурлат районында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү Нурлат шәһәре, Карл Маркс урамы, 12 адресы буенча “Күпфункцияле үзәк”тә һәр дүшәмбедә көндезге 1дән кичке 5кә кадәр алып барыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International