Булачак сайлаучылар – конкурс призерлары

2014 елның 1 декабре, дүшәмбе
Җирлекара үзәк китапханәнең яшь укучылары Анастасия Иванова, Кира һәм Илья Какайкиннар мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшьләр арасында уздырылган “Без – Россия гражданнары” II республика иҗат конкурсында призерлар булдылар. 
Татарстан үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин имзасы белән “Иҗади һәм позитив якын килү өчен” Дипломы һәм истәлекле призны аларга район башлыгы Равил Кузюров Халыкара инвалидлар көне уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарада тапшырды.  
8нче мәктәп укучысы Анастасия Иванова “Мин – булачак сайлаучы” декоратив-гамәли сәнгать номинациясендә, ә Кира һәм Илья Какайкиннар “Сайлаулар рәсемен ясыйбыз” номинациясендә катнашканнар. Аларны конкурска әзерләүдә китапханәнең хокукый-мәгълүмат секторы хезмәткәрләре булышкан. 
Маргарита Литта

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International