Нурлат спорт мәктәбе яшь спортчылар белән тулыланды

2014 елның 30 ноябре, якшәмбе
Шул көннәрдә Нурлат балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә яшь шәкертләрне спортчылар сафына кабул итү бәйрәме үтте.
Инде берничә ел дәвамында уздырылучы традицион тантананы ДЮСШ җитәкчелеге быел да бәйрәм рухында һәм спорт ярышлары белән үткәрде. ДЮСШга быел гына килгән шәкертләрне спортчылар сафына кушылулары белән район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчече Әнәс Нәбиуллин, мәктәп директоры Фәнил Гайнуллин, “Коммунальник” ТСЖсы рәисе, Нурлатның “Факел” футбол командасы җитәкчесе Марат Хәмидуллин котладылар. Аннан “яңа” спортчылар арасында “Күңелле стартлар” уздырылды, аларның һәркайсына ДЮСШ логотиплы футболкалар тапшырылды.
Бүгенге көндә Нурлат балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә һәм аның филиалларында төрле секцияләрдә 900дән артык бала шөгыльләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International