Район башлыгы Равил Кузюровның Халыкара әниләр көне белән котлавы

2014 елның 28 ноябре, җомга
Хөрмәтәле Нурлат районы һәм шәһәрендә яшәүче әниләр!
Халыкара әниләр көне белән ихлас котлауларымны кабул итегез!
Без, Россия һәм Татарстанда яшәүчеләр, ана образын аерата кадерле хисләр белән кабул итәбез. Ул гаҗәеп наз һәм күңел ныклыгын үз эченә ала. Юкка гына Бөек Ватан сугышының сынаулы елларында илне яклауның төп символы итеп Ватан-ана сайланмаган. Сез - әниләр, хатын-кызлар – зирәклек, тотрыклылык һәм ышаныч символы. Хатын-кызлар үз җилкәләрендә сугыш елларының авырлыкларын тарттылар, илне торгызуда катнаштылар һәм бүгенге көнге үсешендә дә ныклы терәк булып торалар.
Хатын-кыз-әниләр гаилә традицияләрен саклаучылар да әле, ә гаилә кыйммәтләрен илебезнең милли идеясенең асылы дип атарга була. Нурлат гаиләләре тулылана торсын, алар балаларның шатлыклы авазларына күмелсен. Сезгә хезмәтегез һәм назыгыз, кайгыртуыгыз һәм аңлавыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Һәр ана балаларының җылысын һәм кайгыртуын тоеп яшәсен. Ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, үзегезгә һәм якыннарыгызга бәхет телим.
Равил КУЗЮРОВ, Нурлат муниципаль районы башлыгы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International