Нурлатта чыршылар сак астына алынган

2014 елның 28 ноябре, җомга
Яңа ел алдыннан ылыслы яшь агачларны саклау максатыннан законсыз агач кисүләрне булдырмауны көчәйтүче чаралар күрелә, бу уңайдан урманчылык тиешле әмерен дә чыгарган.
Инде 10 декабрьдән урман участокларын даими патрульләп торачаклар. Бу эшне Нрулат урманчылыгы Россия МВДсының Нурлат районы бүлеге белән берлектән башкарачак. Ә бәйрәм алдыннан чыршылар сатуга килгәндә, быел җирле урман фондыннан 1000ләп чыршы сату планлаштырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International