БМО миссиясендә катнаштылар

2014 елның 25 ноябре, сишәмбе
Узган җомга көнне Нурлат урманчылары Берләшкән милләтләр оешмасы Европа экология комиссиясенең урманнар һәм урман тармагы буенча комитетының күчмә 72нче конференциясендә катнаштылар. Ул Саба районындагы Татарстанда бердәнбер булган урман селекция-орлыкчылык үзәге базасында узды. Безнең делегация составында Нурлат урманчылыгы җитәкчесе-лесничие Искәндәр Усманов, аны урынбасары Рөстәм Галиев һәм урманчылык белгече Наталья Ерофеева бар иде. Алар яшел икътисадка урманнар керткән өлеш, Россия һәм дөнья урман продукциясе базары торышы һәм башка мәсьәләләр турында фикер алышуда катнаштылар.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International