Өченче урынны Нурлат кызы яулады

2014 елның 24 ноябре, дүшәмбе
21–23 ноябрьдә Казанның “Костер” сәламәтләндерү лагеренда “SaMoSтоятельные дети” проектының уңышлы волонтеры” республика конкурсының  икенче этапы үтте. Анда безнең районнан наркотикларга каршы проектта активлык күрсәткән өч укучы да катнашты һәм 8 мәктәпнең “Экстрим” төркеме (җитәкчеләре – Роза Сафина) әгъзасы Елизавета Кириллова 125 волонтер арасында өченче урынга чыкты. Лиза әлеге төркемгә беренчеләрдән булып ул оешкан көннән кушылган, хәзер биредә 3 ел шөгыльләнә икән инде. 8 сыйныф укучысының активлыгы шулай республика эксперт комиссиясеннән дә читтә калмаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International