Дәвалануның бәясе турында белешмәләр бирә башладылар

2014 елның 24 ноябре, дүшәмбе
Агымдагы елның сентябреннән ТР медицина учреждениеләре күрсәтелгән медицина ярдәменең бәясе турында пациентларга белешмәләр бирә башлады. Безнең республика мондый системаны гамәлгә ашыру буенча эксперименталь мәйданчыкка әверелде. Сынау проектында республиканың 65 медицина оешмасы катнаша, ә 1 ноябрьдән Татарстанның ММИ полисы буенча медицина ярдәме күрсәтүче барлык поликлиникалары һәм хастаханәләре пациентларга дәвалау бәясе турында мәгълүмат бирергә тиеш. Әлеге тәртип нигезендә, һәр пациент стационарда яисә амбулатор учреждениедә дәвалану тәмамлаганнан соң, ш ул чорда алынган медицина хезмәтенең бәясе турында белешмә алачак. Поликлиникаларда белешмә – регистратурада, ә стационарда – медицина картасыннан өземтә белән бер үк вакытта бирелә. Бу белешмә мәгълүмати характерда гына, пациентлар анда күрсәтелгән дәвалау бәясен үз акчаларыннан түли, дигән сүз түгел, аның буенча бары тик дәвалауның дәүләткә күпмегә төшкәнен генә белеп булачак. Өстәмә сораулар килеп туганда, үзегезнең иминиятләштерүче компаниягезгә мөрәҗәгать итә аласыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International