Бүген, 21 ноябрьдә, Нурлатта хәрби-гамәли спорт төрләре буенча республтка спартакиадасының зона этабы үтте. Анда барлыгы җиде команда көч сынашты.
Бу спартакиада быел көз армиягә китүче егетләр арасында уздырыла. Һәм район хәрби комиссары урынбасары Илдус Мазияров әйтүенчә солдат хезмәтенә китәр алдыннан генераль репетиция сыманрак та әле бу ярышлар.
– Спартакиада ун еллап уздырылап килә инде, һәм монда сез үзегезнең көчегезне тагы бер кат сынап карый аласыз. Ә физик һәм рухи ныклык армия тормышында бик кирәк булачак, – дип мөрәҗәгать итте ул призывникларга. Спартакиаданы ачу тантанасында шулай ук район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Әнәс Нәбиуллин, РОСТОның район оешмасы җитәкчесе Радик Гыйниятуллин, “Форпост”ның җирле начальнигы Альбер Садретдинов, ярышларның баш хөкемдары Фәнил Гайнуллин да булачак ватан сакчыларына үзләренең теләкләрен җиткерделәр.
Спартакиада исә гимназиядә, паркта һәм автодромда уздырылды. Булачак солдатлар пневматик мылтыктан ату, автомат сүтеп-җыю, йөгерү, кул көрәштерү, “Урал” машинасы йөртү кебек уннан артык төрдә үз көчләрен сынап карадылар. Көн буена диярлек сузылган ярышларны җиңүчесе дип Ринат Мингалимов җитәкчелегендәге Нурлат командасы табылды. Әлеге егетләрнең барысы да - Нурлат аграр техникумы студентлары, һәм аларга тиздән Спартакиаданың финал этабында безнең зона данын якларга туры киләчәк.