Район башлыгы 1нче мәктәптә парламент дәресен үткәрде

2014 елның 21 ноябре, җомга
Бүген, 20 ноябрьдә шәһәрнең 1нче урта мәктәбенең 10, 11нче сыйныф укучылары өчен “Законнар кайда туа” дип аталган парламент дәресе үтте. Дәресне ТР Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов, район башлыгы Равил Кузюров һәм мәктәпнең биология укытучысы, Россиянең иң яхшы укытучысы Алла Головенькина үткәрделәр. Дәрес башында укучылар Татарстан парламентаризмы турында фильм карадылар. Аннан Рәис Әхтәмович ТР Дәүләт Советы, аның комиссияләре, комитетлары эшчәнлегенә тукталды
– Минем өчен бу вазифамда беренче парламент дәресе, - диде район советы депутаты, район башлыгы Равил Кузюров. Һәм үз чыгышында ТРда парламентаризм тарихы, районның үсеш перспективаларына тукталды.
Чарада яшьләр дәрес тыңлау белән генә чикләнмичә, депутат эшчәнлеге белән дә кызыксындылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International