Сингапурча укыту

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе
Кичә һәм бүген - 19,20 ноябрьдә шәһәрнең 2нче урта мәктәбендә, ТРның Өстенлекле мәктәпләренең берсендә методинг коучинг-белемнәрне тикшерү үтте. 
2013 елдан башлап Нурлат һәм Сингапур укытучыларын дуслык һәм хезмәттәшлек җепләре бәйли. Быел республиканың 50 мәктәбендә, шул исәптән шәһәрнең 2нче урта мәктәбендә дә Сингапур укытуының 5 юнәлеше буенча укулар уза. 2013 елда белем сыйфаты буенча иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән шәһәрнең 2нче урта мәктәбе дә әлеге юнәлешләрнең берсен өйрәнде. Бүген биредә Сингапур алымы - яңа технологияләр буенча эшли инновацион программаларны, укытудагы алдынгы методикаларны һәм технологияләрне кулланыла. Ә бу – үз чиратында сыйфатлы белем гарантияли.
Сингапур кунагы, Edukare  компаниясе тренеры  Уан Чин шәһәрнең 2нче урта мәктәбендә ике көн дәвамында дәресләрдә булып, контроль карау үткәрде. 
- Бу – ел дәвамында эшләнгән эшләргә нәтиҗә бирү, - тренер Уан Чин. – Быелгы программа тирән фикерләүне үз эченә алган иде. Нурлат укытучылары актив эшләгәннәр, күренеп тора. Балалар да бик актив. Мин караган 5 дәрестә яхшы, продуктив иде.  Шуңа да Татарстандагы 50 мәктәп арасында нурлатлыларның эшен иң яхшыларның берсе дип саныйм. Республика буенча тулы рейтинг исә 2015 елның гыйнваренда ясалачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International