Нурлатта Балаларга хокукый ярдәм көне үтте

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе
Бүген, 20 ноябрьдә, шәһәрнең 1нче урта мәктәбендә Балаларга хокукый ярдәм көненә багышланган чара узды.
- Чара икенче ел рәттән РФ Юстиция министрлыгы инициативасы буенча үткәрелә, - ди мәгълүмати-методик үзәк директоры Гөлфия Гафурова. – Мондый чара балаларга бик зур ярдәм. Социаль партнерлар белән аралашуга килгән 7–10 сыйныф укучылары – проблемаларны аңлаучы контингент.
Балаларны, яшьләрне нинди сораулар борчуын без аралашу вакытында тыңладык. 
- Вузларга укырга кергәндә, ятим балаларга ташламалар бармы? 
- Юк, бары түләүсез консультацияләр генә бирелә.
- Җәй көннәрендә мәктәп укучыларына нинди эшләр тәкъдим итәсез?
- Җыештыручылар, кирпеч заводына ярдәмче эшчеләр.
- Яшьләргә ял итү урыннары юк!
- Районда 2015 спорт корылмасы исәпләнә. Якын арада шикәрчеләр һәм Яшьлек микрорайоннарында яшүсмерләр клубларын ачу планлаштырыла. 
- Ятимнәр ничек торак белән тәэмин ителә?
- Иң элек чиратка басарга кирәк. 18 яшь тулгач, балага социаль найм белән фатир бирелә. Быел гына да 17 ятим бала Яр Чаллы, Яшел Үзән, Әлмәт, Нурлат шәһәрләреннән шундый фатирлар алдылар. 
- Нурлатта балалар алкоголизмы проблемасы бармы?
- Төгәл статистика юк. Әмма шунысын төгәл әйтергә була: КДНда исәптә тоучылар саны кимү ягында. 
- Сынау рәвешендә бирелүче БДИ ни өчен түләүле?
- Бу – бюджеттан тыш хезмәт. Ул укучының ризалыгы белән генә эшләнә ала. Түләүсез дә биреп була – муниципаль тур. Ә түләүләр КИМнар сатып алу һәм экспертлар өчен тотыла. 
- 2016 елдан чыгарылышлар инглиз теленнән БДИ тапшыра диләр, дөресме?
- Әйе, шундый хәбәр бар. Әзерлек эшләрен хәзердән үк башлагыз.
- Полиция хезмәткәрләре ни өчен яшьләр белән үзләрен дорфа тота?
- Полиция хезмәткәрләре беркем белән үзен дорфа тотарга тиеш түгел. Конкрет факт булса прокуратурага хәбәр итегез.
Балаларга хокукый ярдәм көне кысаларында узган чарага килгән полиция, прокуратура, мәгариф идарәсе, “Гармония” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге, опека һәм попечительлек, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия белгечләре шундый һәм башка җаваплар тоттылар.
Бу – Нурлат яшьләрен кызыксындырган кайбер сораулар гына әле. 
- Бүгенге заман яшьләрен күп нәрсә кызыксындыра, - ди район башкарма комитетының опека бүлеге начальнигы Ирина Савинова. – Укучылар гаилә,  мәгариф, сәламәтлек турында һәм башка өлкәдәге сорауларны юллап җаваплар ишеттеләр.
Диалог рәвешендә барган чарадан сорау бирүче  һәр укучы канәгать  калды. 
- Үземне кызыксындырган барлык сорауларга тулы җавап алдым, - ди шәһәрнең 4нче мәктәбе укучысы Роман Битуллин. – Мондый чаралар елына бер тапкыр гына түгел, ешрак оештырылсын иде. Моңа кадәр белмәгән бик күп яңа нәрсә ишеттем.  
Бу көнне хокукый характердагы мәгълүматларны балалар гына түгел, олылар да алды. Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм кысаларында нотариуслар һәм адвокатлар да ятим балаларга, әти-әни яклавыннан мәхрүм калган балаларга, опекуннарның сорауларына түләүсез ярдәм һәм консультацияләр бирделәр.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International