Төбәк басмалары почта бүлекчәләрендә сатылачак

2014 елның 18 ноябре, сишәмбе
Киләсе елдан региональ басмаларны почта бүлекчәләрендә сатуны оештыру турында Россия почтасы һәм төбәк ММЧлары җитәкчеләре Альянсының ( АРС-ПРЕСС) уртак проекты гамәлгә керәчәк.
Әлеге проект кысаларында төбәк басмаларын барьер стойкаларына куеп, почта бүлекчәләрендә сатуны оештыру күздә тотыла. Мәгълүмат өчен – мондый бүлекчәләр Россиядә 42 меңгә җыела. Ә таратыласы басмалар исемлеген АРС-ПРЕСС төзи.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International