Бәйрәм проекты: Кыш Бабайга языгыз

2014 елның 18 ноябре, сишәмбе
17 ноябрьдән башлап Россия Почтасы “Кыш Бабай котлавы” проектын башлап җибәрә. 
– Кыш Бабайдан котлау һәм бүләк алу мөмкинлеге быел беренче тапкыр нурлатлырга да насыйп булачак, - диләр районара почтамт бүлегендә. – Моның өчен конкурста катнашып, 10 декабрьгә кадәр котлау юлларга кирәк. Ягъни почта бүлекчәсендә “Кыш Бабай котлавы” хезмәтенә заказ бирергә, Кыш Бабайның туган көне белән котлап открытка ясарга, матур итеп бизәргә һәм 13 билгеле заказ номеры белән квитанциянең копиясен, контакт телефонын язып 10 декабрьгә кадәр 432111, Казан шәһәре, Рәхмәтуллин ур., 3, 210нчы кабинетка юлларга (конвертта үзегез турында тулы мәгълүмат булсын). Иң оригиналь һәм креатив котлау открыткасы авторларын бүләкләр көтә. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International