Яшьләр Иҗтимагый палатасында Нурлатның үз вәкиле булачак

2014 елның 17 ноябре, дүшәмбе
Узган атнада Казанда ТР Дәүләт Советы каршындагы яшьләр Иҗтимагый палатасының беренче утырышында Нурлаттан Ленар Әһлиуллин катнашты. Ул биш ел дәвамында Нурлаттан  яшьләр Иҗтимагый палатасы әгъзасы булачак. Ленар палатаның социаль мәсьәләләр буенча комитеты җитәкчесе урынбасары итеп сайланган әле.
– Дәүләт Советы  Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхеразиев һәм башка  рәсми затлар катнашында узган утырышта республиканың яшьләр иҗтимагый палатасына яңа состав сайланды, - ди Ленар Әһлиуллин. – Дәүләт органнары һәм яшьләрнең үзара бәйләнеше безне борчыган мәсьәләләрне хәл итүдә зур ярдәм булачагына ышанам. Шуңа да  Нурлат яшьләренең актуаль проблемаларын хәл итүдә актив һәм нәтиҗәле хезмәт итәргә кирәк дип уйлыйм.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International