Нурлат балалары Халыкара конкурстан җиңү белән кайттылар.

2014 елның 14 ноябре, җомга
– Конкурс-фестиваль 8 номинация буенча үтте, - ди үзәк педагогы Әлфирә Карымова. – Шулар арасында “Декоратив-гамәли иҗат” номинациясе күргәзмә формасында узды. Күргәзмә “Әкият” Татар дәүләт курчак театрында үтте. Укучыларның анда тәкъдим ителгән эшләрен Россия һәм Татарстан сәнгать осталарыннан торган мәртәбәле жюри бәяләде.  Халыкара фестивальдән безнең укучылар – Әдилә Карымова – 2, Алсинә Сөләйманова 3 дәрәҗә Дипломнар белән кайттылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International